Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара аграр көллиятендә узган “Бизнес Бум” семинарында авыл җанлы яшьләр файдалы мәгълүматлар алды

Анда Кукмара, Саба, Теләче, Балтач яшьләре катнашты.

Кукмара аграр көллиятендә үз бизнес-проектларын эшләтеп җибәрергә теләүчеләр өчен “Бизнес Бум” дигән семинар үтте. 

Анда Кукмара, Саба, Балтач, Теләче яшьләре катнашты. 

Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова сүзләренә караганда, семинарга аграр юнәлештә белем бирүче уку йортларында укучылар гына түгел, ә киләчәк тормышларын авыл җирлеге белән бәйләргә теләүче яшьләр чакырылган. 

- “Яшьләр өчен төбәк” федераль проекты кысаларында без авыл җанлы егет-кызларны эшмәкәрлеккә тартабыз, аларга дәүләт ярдәмнәре турында сөйлибез. Шулай ук торак программалары, яшьләр проектлары өчен грантлар алу мөмкинлеге хакындагы мәгълүматлар да бик кирәк һәм файдалы, - ди Диләрә Шувалова. 

Чараның программасында краудфандинг турында мәгълүмат, аның максатлары, төбәкара һәм махсус проектларны эшләтеп җибәрү үзенчәлекләре, үз проектыңны үстерү, аның юридик яктан нечкәлекләре, иганәчеләрне җәлеп итү һәм башкалар бар иде. 

Спикерларның чыгышы кызыклы һәм үтемле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев