Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Киләсе атнада Татарстанда +18 градуска кадәр җылы булачак

Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Киләсе атнада Татарстанда +18 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Шимбә, 10 сентябрь көнне, яңгыр булуы ихтимал. Тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +1 дән +6 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез һава 11-16 градуска кадәр җылыныр.

Якшәмбе, 11 сентябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2 дән +7 градуска кадәр. Көннең якты вакытында +11, +16 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында, 12 һәм 13 сентябрьдә, республика территориясенә антициклон тәэсир итәчәк. Шуңа күрә, явым-төшем мөмкинлеге аз. Төнлә температура +2 дән +7гә кадәр, көндез һава 15-18 градуска кадәр җылыначак.

фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев