Реклама
Соңгы яңалыклар
Хатын-кыз: команда бирергә ярата, сүз һәм күз белән ата
Дөньяны гүзәл затлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Нәкъ менә алар батырлыклар кылуга рухландыра, аларга шигырьләр багышлана. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан без, төрле яшьтәге ир-егетләргә мөрәҗәгать итеп, заман хатын-кызлары турында ни уйлауларын, аларның нинди сыйфатларын күбрәк бәяләүләрен сораштык. Шулай итеп...
Фәнис ХӘБИБУЛЛИН, 23 яшь, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, Янсыбы:
- Тел-теш тидермәслек матур итеп киенгән хатын-кыз турында ни диләр?
- “Кәнфит”.
- Малайларга нидән башка кызлар белән шаярырга ярамый?
- Баш мисез.
- Хатын-кыз сумкасында нинди әйбер булу бик кирәк?
- Көзге.
- Нәрсә куркынычрак: сынган тырнакмы, яисә көйгән пирогмы?
- Сынган тырнак.
- Заманча хатын-кыз нинди булырга тиеш?
- Бүгенге көндә кызлар егетләрдән калышмый: укымышлы, мөстәкыйль, шул исәптән финанс ягыннан да. Бер үк вакытта нәфис, хатын-кызга хас табигатьле булып калсыннар иде.
Айдар БОРҺАНОВ, 44 яшь, каратэ буенча спорт мастерлыгына кандидат, Зур Кукмара:
- Чиксез сабыр һәм рәхимле хатын турында әйтәләр...
- Ярата торган хатын, дип.
- Хатын-кыз юктан нәрсә әзерли ала?
- Салат.
- Хатын-кыз нәрсә белән “атарга” мөмкин?
- Сүзләр белән, күзләре белән дә.
- Спа-салон – гаилә бюджетын бөлдерүме яки...
- Матурлык процедурасы.
- Хатын-кызның түземлелеге – талантмы яки...
- Еллар дәвамында “чарланып” килгән сыйфат.
Марат ХӘСӘНОВ, 45 яшь, музыка мәктәбе укытучысы, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кукмара:
- Хатын-кызның әсир итә торган көчле коралы ни ул?
- Елмаю.
- Тәмле ризык әзерләү өчен кухняга юнәлгәндә хатын-кыз үзе белән ни алырга тиеш?
- Тоз.
- Хатын-кызлар нинди ирләр эше белән шөгыльләнергә “ярата”?
- Команда бирергә.
- Ул килә дә китә, кайчак кинәт кенә килә. Нәрсә ул?
- Йокы.
- Чибәр хатынны һәм шундый ук ирне ни бәйли?
- Матур балалар.
Алмаз НИГЪМӘТҖАНОВ, блогер, 12 яшь, Вахит авылы:
- Бәхетле булу өчен кызга ни кирәк?
- Әлбәттә, игътибар.
- Кызлар нинди косметика чараларын кулланырга ярата?
- Иннек һәм күз кабаклары өчен буяу.
- Тел хатын-кызның дустымы яки дошманымы?
- Иллегә илле. Аралашучан кыз – зур плюс, әмма күп такылдауга әйләнә икән – бу инде минус.
- Гүзәл затлар турында күпме китап язылган?
- Бик күп.
- Сез соклана торган, бөтен дөньяга танылган хатын-кыз.
- Беренче чиратта, әниемә сокланам.Шәхсән мин үзем спорт белән мавыгам, шуңа күрә спортчыларның берсен атыйсым килә. Бу – Екатерина Гамова. Минем карашка, ул - максатчан һәм хатын-кызга хас табигатьле кеше.
фото: pixabay.com, гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев