Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Альберт Гомәров: Хәрби хезмәткә чакырылучылар ”кайнар нокта”ларга җибәрелмәячәк

Махсус комиссия бүген булачак солдатлар белән аралашты.

Альберт Гомәров: Хәрби хезмәткә чакырылучылар ”кайнар нокта”ларга җибәрелмәячәк

Махсус комиссия бүген булачак солдатлар белән аралашты.

1 апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе үз эшен башлап җибәрде. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Кукмара районы хәрби комиссары Альберт Гомәров сүзләренә караганда, язгы чакырылышта сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы дип табылган районыбызның 60ка якын егете Үзәк федераль округтагы хәрби частьләргә китәчәк. 

Махсус комиссия бүген хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр белән аралашты. Егетләрнең кайда белем алулары, киләчәккә планнары, тәртип мәсьәләсе - берсе дә комиссия вәкилләренең игътибарыннан читтә калмады. Булачак солдатларның күбесе урта һөнәри белемле, автомәктәптә укып транспорт йөртү таныклыгы алган, армиягә теләп баралар. 

“Россия Федерациясе Оборона Министры, Россия Федерациясе Герое, армия генералы Сергей Шойгу хәрби хезмәткә чакырылучыларның “кайнар нокта”ларга җибәрелмәячәкләрен билгеләп үтте. Шуның өчен әти-әниләрнең күңеле тыныч булсын иде”, - ди район хәрби комиссары Альберт Гомәров.  

Язгы чакырылышта районнан 60ка якын егет армия сафларына алыначак. Хәрби хезмәткә җибәрү майның өченче декадасында башланыр дип көтелә.

Фото: Алсу Салахетдинова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk