Ярсу буран үтәр...
Яратам мин күзәтергә Кышның салкын буранын. Карга күмеп бар дөньяны Ап-ак итә торганын. Читтән түгел, үзәгендә калып, Уртасына басып буранның, Уйларымны минем биләп алып, Еракларга илтә торганын. Буран бит ул яшьлек дәрте кебек, Серле бит ул, җырлы, көчле дә. Берни аңа киртә була алмас, Буйсындыра алмас беркем дә. Бер арада...
Яратам мин күзәтергә
Кышның салкын буранын.
Карга күмеп бар дөньяны
Ап-ак итә торганын.
Читтән түгел, үзәгендә калып,
Уртасына басып буранның,
Уйларымны минем биләп алып,
Еракларга илтә торганын.
Буран бит ул яшьлек дәрте кебек,
Серле бит ул, җырлы, көчле дә.
Берни аңа киртә була алмас,
Буйсындыра алмас беркем дә.
Бер арада дулап алыр да ул,
Яшьлек кебек китәр, югалыр.
Яшьлек кайтмас, буран кабатланыр,
Хыялларга кабат юл салыр.
Ярсу буран үтәр... Ак карлары,
Энҗе булып калыр коелып.
Ак төсләре ак хатирә булып,
Хәтерләргә калыр уелып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев