Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Купка башлангыч мәктәбе укучысы Язилә Гасыймованың шигъри мизгелләре

Яңа елга өметләр Яңа елның тууын көтәбез Күңелләргә салып өметләр. Хушлашабыз Иске еллар белән Калмасын дип шунда бәхетләр. Кыш бабайга күпләр ышанабыз: Кич утырып хатлар язабыз, Балачакның гамьсез көннәреннән Киләчәккә күпер салабыз. Телибез без якын юлдашларга Чын күңелдән изге теләкләр. Матур теләк тели белгәнгәдер - Сөенә бит безнең йөрәкләр. Яңа...

Яңа елга өметләр

Яңа елның тууын көтәбез

Күңелләргә салып өметләр.

Хушлашабыз Иске еллар белән

Калмасын дип шунда бәхетләр.

Кыш бабайга күпләр ышанабыз:

Кич утырып хатлар язабыз,

Балачакның гамьсез көннәреннән

Киләчәккә күпер салабыз.

Телибез без якын юлдашларга

Чын күңелдән изге теләкләр.

Матур теләк тели белгәнгәдер -

Сөенә бит безнең йөрәкләр.

Яңа еллар килсен бәхет белән,

Капламасын илне болытлар,

Һәр тәрәздә янсын якты утлар,

Ә күзләрдә - сүнмәс очкыннар...

***

Кунак керпе

Беркөнне көзге урманда

Мин керпегә юлыктым,

Чәнечкеле яңа дусны

Кунакка алып кайттым.

Яратам, сөтләр эчерәм,

Сыйпыйм энәләреннән,

Йомшак юрганнарга гына

Салып черем иттерәм.

Тырышам, хәстәрлим, имеш,

Кулга ияләштерәм.

Ләкин дустым һич үз итми,

Пырхылдый миңа. Күрәм:

Качасы килә урманга,

Йөрисе иркенлектә.

Нинди матур булса да,

Кыен, ди, ул читлектә.

Шунда гына мин аңладым

Начарлык кылганымны.

Йөгерә-атлый кире илттем

Урманга кунагымны.

Миңа да бит шундый рәхәт

Туган-үскән өемдә.

Бер кулым булса әтидә,

Икенчесе - әнидә.

***

Сафа

Кызарып безнең Сафа

Өенә елап кайткан,

Маңгаена кып-кызыл

Кан кисәге дә каткан.

Биек таудан төшкәндә

Чанасыннан егылган,

Өс-башы да Сафаның

Бик таушалган, ертылган.

Биш минут та үтмәде -

Бит-кулларын ул юды,

Чиста киемнәр киеп,

Күз алдыннан юк булды.

Ничек елап ятасың?!

Ничек түзеп ятасың?!

Башкалар тау шуганда,

Җил-буранны куганда?!

***

Туган як

Туган якны кемнәр генә

Яратмый, сөйми икән?!

Кунактан да сагынып кайтам:

Туган як ул үз икән.

Авылкайның чишмә суын

Кем бар авыз итмәгән?!

Көмеш сулы саф чишмәләр

Хәтереннән үтмәгән?!

Идел-Хуҗа үзәненнән

Җиләк җыям бер чиләк -

Бераз сырхаулап торганда

Әбиемә зур бүләк.

Кышын тауда чана шуу,

Бозга каткан табаннар,

Дусларның шат чыр-чулары

Бездән генә калмаган!

Я, әйтегез, кем яратмый

Үзенең туган ягын?!

Яши-яши артыр хисем,

Авылым, сиңа тагын...

***

Чыршы

Чыршы, син бигрәк күркәм,

Кардан шарлар элгәнсең,

Яшел күлмәгеңне киеп,

Урманнан ук килгәнсең.

Баскансың өйнең түренә,

Җыйгансың бар баланы,

Әйлән-бәйлән уйнатып,

Җырлатасың аларны.

Язилә Гасимова,

Зур Сәрдек гимназиясенең

Купка филиалы,

3нче сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев