Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның яңа очрагы ачыкланган
Көн темасы

Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда Covid-19ның 60 яңа очрагы расланган.

Кукмара районында соңгы тәүлектә Covid-19ның бер яңа очрагы расланган. Татарстан буенча соңгы тәүлектә барлыгы 43 авыручы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 18 кеше хастаханәгә озатылган, калган 25 кеше өендә дәвалана.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 19, Яр Чаллы, Биектау, Яшел Үзәндә – дүртәр, Түбән Кама районында – өч, Актаныш, Лаеш, Лениногорск районнарында – икешәр, Кукмара, Питрәч, Теләчедә – берәр очрак.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 4001 очрагы расланган.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев