Кукмаралыларны һәм шәһәр кунакларын бәйрәмгә чакырабыз!
Үзәк (Комсомол) мәйданда
5 гыйнвар 10.00-14.00 “Кукмара итекләре” фестиваль-ярминкәсе
Кукмараның Ленин урамы буйлап Үзәк чыршы мәйданына кадәр костюмлы-сәхнәләштерелгән йөреш, киез итек-киез һәм бәйләнгән эшләнмәләрнең, Кукмара җитештерүчеләре эшләнмәләренең күргәзмә –ярминкәсе, сувенир продукциясе күргәзмәсе, конкурслар, кышкы хәрәкәтле уеннар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнау һәм биюләр, фольклор коллективларның чыгышлары, “Иң яхшы итек дизайнеры” дигән иң яхшы бизәлгән итек конкурсы, итек басуны чагылдырган иске фотосурәтләрнең “Олы юлның башы” дигән фото-экспозициясе.
Моннан тыш башка урыннарда да төрле чаралар үткәреләчәк. Тулырак программа белән МОНДА таныша аласыз.
фото: Фәнил Мәрсетдинов
Нет комментариев