Фото: Лубян урман-техник көллиятендә Мәктәп урманчылыкларының III слеты бара
Көн темасы

Фото: Лубян урман-техник көллиятендә Мәктәп урманчылыкларының III слеты бара

Әлеге слетта 32 Мәктәп урманчылыгыннан 130дан артык укучы катнаша

29-31 июль көннәрендә Лубян урман-техник көллиятендә Мәктәп урманчылыкларының III слеты бара. Әлеге слетта 32 Мәктәп урманчылыгыннан 130дан артык укучы катнаша.

Беренче көнне укучылар “Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулларда” дигән конференциядә, “Урман эзтабарлары” дигән экологик квестта үзләренең белем һәм күнекмәләрен күрсәтте.

Бүген исә слетның ачылу тантанасы узды. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Идел буе Федераль округы буенча Урман хуҗалыгы Департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреевлар чыгыш ясады.

Тантаналы өлештән соң слетта катнашучылар “Яшь урманчылар” дигән төп бәйгедә тест үтте һәм төрле юнәлешләр буенча гамәли биремнәр үтәде. Шулай ук бүген мастер-класслар да оештыру каралган.

Иртәгә, 31 июльдә слетка нәтиҗәләр ясалачак.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев