Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдектә "Туган як бизәкләре" дигән бәйрәм узды (+Фоторепортаж)

Зур Сәрдек авыл җирлегендә оештырылган "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыяте җирлектәге һөнәр осталарына багышланган "Туган як бизәкләре" исемле бәйрәм кичәсе уздырды. Мәдәният йортының фойесында тезелеп киткән кул осталары күргәзмәсендә җирлекнең һәр балалар бакчасы, башлангыч мәктәбе һәм гимназиясе катнашты. Аерым осталарның эшләре дә искиткеч иде. Бәйрәмгә чакырылган махсус кунаклар: "Ак калфак" Бөтендөнья...

Зур Сәрдек авыл җирлегендә оештырылган "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыяте җирлектәге һөнәр осталарына багышланган "Туган як бизәкләре" исемле бәйрәм кичәсе уздырды. Мәдәният йортының фойесында тезелеп киткән кул осталары күргәзмәсендә җирлекнең һәр балалар бакчасы, башлангыч мәктәбе һәм гимназиясе катнашты. Аерым осталарның эшләре дә искиткеч иде. Бәйрәмгә чакырылган махсус кунаклар: "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова, "Халкым минем" газетасының баш мөхәррире Гөлназ Шәйхи, "Халкым минем" телетапшыруы мөхәррире Ләйсәнә Садретдиновалар эшчәнлегебезгә югары бәя бирделәр. Үзешчәннәребез куйган яңа концерт программасы тамашачыларга да, кунакларга да бик ошады. Җирлегебез тормышын яктырткан матур тапшыруның телеэфирга чыгуы - безнең өчен зур горурлык.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев