Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур корсаклы милиционерларны эштән куалар

Таджикстанда ун милиционерны гәүдә авырлыгы тиешеннән артык зур булганга эштән азат иткәннәр, дип хәбәр итә News.tj. Яшь, буй, авырлык халыкара таблица буенча ярашмаган хезмәткәрләргә милиция өлкәсендә эшләмәскә кирәк, дигән фикергә килгән Таджикстанның Эчке эшләр министрлыгы. Милиционер тазарган саен аның эшләү сәләте кими, имеш. 100ләп хезмәткәргә кисәтү ясалган. Үзеңне формада тоту...

Таджикстанда ун милиционерны гәүдә авырлыгы тиешеннән артык зур булганга эштән азат иткәннәр, дип хәбәр итә News.tj.

Яшь, буй, авырлык халыкара таблица буенча ярашмаган хезмәткәрләргә милиция өлкәсендә эшләмәскә кирәк, дигән фикергә килгән Таджикстанның Эчке эшләр министрлыгы. Милиционер тазарган саен аның эшләү сәләте кими, имеш. 100ләп хезмәткәргә кисәтү ясалган. Үзеңне формада тоту өчен кайбер таләпләр дә кертелгән. Хәзер милиционерлар атнасына өч тапкыр 5 километр йөгерергә, физик күнегүләр ясарга тиеш. Файдасы да юк түгел, ди - кайберәүләр даими шөгыльләнү нәтиҗәсендә биш, хәтта 20 килога ябыкканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk