Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Әнвәр Нургалиев операция кичергән

Хәзерге вакытта җырчы Уфаның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә ята. Әнвәрнең хәлләрен белешеп үзенә шалтыраттык. - Яшь чакта борыным җәрәхәтләнгән иде. Вакытында дәваламадым, ләкин еллар узган саен үзен сиздерә, хәтта җырларга ук комачаулый башлады. Табиблар, кичекмәстән операция ясарга кирәк, диде. Беренче көнне хәлем авыррак булды, хәзер яхшы итеп сулый башладым,...

Хәзерге вакытта җырчы Уфаның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә ята. Әнвәрнең хәлләрен белешеп үзенә шалтыраттык.

- Яшь чакта борыным җәрәхәтләнгән иде. Вакытында дәваламадым, ләкин еллар узган саен үзен сиздерә, хәтта җырларга ук комачаулый башлады. Табиблар, кичекмәстән операция ясарга кирәк, диде. Беренче көнне хәлем авыррак булды, хәзер яхшы итеп сулый башладым, Аллага шөкер! Атна ахырында өйгә чыгарырлар дип уйлыйм, Алла теләсә, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Әнвәр Нургалиев.
Операциягә әзерләнү сәбәпле, Әнвәр Нургалиев Татарстанда билгеләнгән тәүге концертларын кичектерергә мәҗбүр булды. "Моның өчен үземне шулкадәр уңайсыз хис итәм. Инде татарстанлылар алдында гафу да үтендем. Концертларның кайчанга күчерелүе билгеле түгел. Бәлки язга булыр дип өметләнәм", - диде җырчы.
Әнвәрнең тизрәк савыгып, сәхнәгә чыгуын, тамашачыларын үзенең иҗат җимешләре белән сөендерүен телибез!
Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев