Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якташыбыз Фәнүзә Кадыйрова Пхенчхан шәһәрендә Олимпия уеннарында катнаша

9-25 февральдә Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары уза.

Анда якташыбыз, Сәрдекбаш авылы кызы, Коми республикасы Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» командасы һөҗүмчесе, хатын-кызлар җыелма хоккей командасына кергән Фәнүзә Кадыйрова да катнаша. Аңа 6 апрельдә 20 яшь тула.

Фәнүзә 2015 елда яшьләр җыелма командасы составында Дөнья чемпионатының бронза медаль иясе, Универсиада чемпионы булды. 2018 елгы Олимпиадада чыгыш ясау аның бүгенге көнгә төп максаты иде.

Сүз уңаеннан, Олимпиадада 92 илдән 2925 спортчы көч сынаша. Барлыгы 102 комплект медаль уйнатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев