Гүзәл Уразова һәм Радик Юльякшинның «Красивая/Хороший» дигән хиты ныклы адымнары белән тамашачы күңелләрен яулый бара. Шунысы кызык, әлеге җыр рус телле аудиториягә дә бәреп керергә мөмкин. Әйтик, Казанда иң популярлар рәтендә булган рус телле «БИМ-радио» эфирында ул көненә әллә ничә тапкыр яңгырый.
Бүген исә «Коробка передач» тапшыруында катнашкан автомобильче дә сорады бу хитны. Димәк, тамашачылар ягыннан да сорау бар. Исегезгә төшерәбез, заманында Вәсилә Фәттахованың «Туган як» хитын рус телле тамашачыга танытуда «БИМ-радио»ның өлеше зур булды. Кайбер тыңлаучылар «Туган як» дигән сүзне дөрес итеп әйтә дә алмый иде, хәтта. Әмма эфирга шул җырны куюны үтенә иде. Шул рәвешле «Туган як» зур популярлыкка иреште, блютус аша телефоннан телефонга йөрде. Хәзер шул ук язмышны Гүзәл Уразова һәм Радик Юльякшин башкаруындагы «Красивая/Хороший» хиты кабатларга мөмкин.
Нет комментариев