Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Тылсым” Сабан туе быел 16нчы тапкыр оештырылды

"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сабантуй бәйрәме быел 16нчы тапкыр уздырылды. Бәйрәмгә хәзерлек эшләре иртәдән үк башланды. "Баламишкин" тальянчылар ансамбленең моңлы тавышы тирә-юньгә таралып, һәркемне Сабантуйга дәште. Бәйрәмгә килүчеләрне "Тылсым" директоры Әлфир Гыйниятов, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Каюмова, ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе...

"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сабантуй бәйрәме быел 16нчы тапкыр уздырылды. Бәйрәмгә хәзерлек эшләре иртәдән үк башланды. "Баламишкин" тальянчылар ансамбленең моңлы тавышы тирә-юньгә таралып, һәркемне Сабантуйга дәште. Бәйрәмгә килүчеләрне "Тылсым" директоры Әлфир Гыйниятов, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Каюмова, ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Равил Нигъмәтҗановлар тәбрикләде. Милли уеннарда катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй тылсым

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X