Telegram аша хәзер шалтыратып та булачак
Хәбәрләр

Telegram аша хәзер шалтыратып та булачак

Telegram мессенджерында күптән көтелгән шалтырату функциясе барлыкка килде. Яңа опциядән әлегә Көнбатыш Европа кулланучылары гына файдалана. Бу хакта сервисның блогына сылтама ясап, "Российская газета" яза. Шалтыратулар Android һәм iOS кушымталарында эшли. Шалтыратулар "очтан-очка" булган шифрлау ярдәмендә сакланган "уртада кеше" һөҗүменә дә бирешми. Шалтыратуның куркынычсыз булуында ике телефон экранындагы график сурәтләрнең...

Telegram мессенджерында күптән көтелгән шалтырату функциясе барлыкка килде. Яңа опциядән әлегә Көнбатыш Европа кулланучылары гына файдалана. Бу хакта сервисның блогына сылтама ясап, "Российская газета" яза. Шалтыратулар Android һәм iOS кушымталарында эшли.

Шалтыратулар "очтан-очка" булган шифрлау ярдәмендә сакланган "уртада кеше" һөҗүменә дә бирешми. Шалтыратуның куркынычсыз булуында ике телефон экранындагы график сурәтләрнең нәкъ бер төрле булуын чагыштырып та инанып була, дип яза "Татар-информ".

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев