Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тат.Тулба китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясенә кушылды (фото)

"Балаларга сугыш турында укыйбыз" дигән акция кысаларында Тат.Тулба китапханәсендә "Герой пионерлар" дигән чара узды. Тәрбия дәресе үсеп килүче буын илебезгә тынычлык бүләк иткән бабалары турында белеп үссен; тылда 11-12 яшьлек яшүсмерләрнең авыр хезмәт башкарулары, тормыш дилбегәсен ирләр кебек тартулары, әмма авырлыкларга бирешмәүләре аларга үрнәк булсын өчен оештырылды. А.Н. Печерскаяның "Бөек...

"Балаларга сугыш турында укыйбыз" дигән акция кысаларында Тат.Тулба китапханәсендә "Герой пионерлар" дигән чара узды.

Тәрбия дәресе үсеп килүче буын илебезгә тынычлык бүләк иткән бабалары турында белеп үссен; тылда 11-12 яшьлек яшүсмерләрнең авыр хезмәт башкарулары, тормыш дилбегәсен ирләр кебек тартулары, әмма авырлыкларга бирешмәүләре аларга үрнәк булсын өчен оештырылды.

А.Н. Печерскаяның "Бөек Ватан сугышының герой балалары" китабы балаларның сугыш вакытында ачлыктан һәм ялангачлыктан интегүе, аларның кимсетелеп яшәве турында. Рәхәтләнеп уйнар, шаярыр чагында аларга бик иртә олыгаерга туры килә. Бу яшүсмерләрнең күбесе хәтта ата-ана назыннан да мәхрүм кала. Китапханәгә килгән балалар каршында сүзне шулай башлап җибәрдем. Китаптагы геройлар турында кычкырып укылды. Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнова һәм башкаларның батырлыклары турында сөйләнде.

Әлеге канкойгыч вакыйгалар чорлар алышынса да онытылырга тиеш түгел. Без моны балалар күңеленә сеңдерергә тиеш.

Гөлнара Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk