Татарстан синоптиклары көчле яңгыр һәм яшен турында кисәтә
Хәбәрләр

Татарстан синоптиклары көчле яңгыр һәм яшен турында кисәтә

Кыска вакыт аралыгында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе иртәгә, 29 августта, һава шартларының начараюы турында мәгълүмат таратты.

Төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән яшен һәм тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк көчле җил фаразлана.

Республикада шулай ук көчле яңгыр көтелә, дип кисәтә республика синоптиклары.

Татар-информ

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев