Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан депутатлары 16 яшьтән машина йөртү таныклыгы бирүгә каршы чыкты

Республика парламентындагы бүгенге утырышта әлеге мәсьәләгә бәйле федераль закон проекты кире кагылды. Бүген Татарстан Дәүләт Советының 23 утырышында республика парламенты вәкилләре "Россия Федерациясенең аерым закон актларына 16 яшькә җиткән затларга "В" категориясендәге транспорт чаралары белән идарә итү хокукын бирү өлешенә үзгәрешләр кертү турында" 1169791-6 нчы номерлы федераль закон проектын ("яшүсмерләрнең...

Республика парламентындагы бүгенге утырышта әлеге мәсьәләгә бәйле федераль закон проекты кире кагылды.

Бүген Татарстан Дәүләт Советының 23 утырышында республика парламенты вәкилләре "Россия Федерациясенең аерым закон актларына 16 яшькә җиткән затларга "В" категориясендәге транспорт чаралары белән идарә итү хокукын бирү өлешенә үзгәрешләр кертү турында" 1169791-6 нчы номерлы федераль закон проектын ("яшүсмерләрнең машина йөртү хокуклары" турында) кире какты.

Парламентның законлылык һәм хокук тәртибе рәисе Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, закон проектына карата Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсеннән, республиканың Юстиция министрлыгыннан тискәре бәя бирелгән. "Автомобиль - зур куркыныч тудыручы чыганак. Транспорт чаралары белән гражданнар 18 яше тулгач кына идарә итә ала. 16 яшьтән алып 18 яшькә кадәр яшүсмерләргә йөртергә хокук бирү, янәшәләрендә транспорт йөртергә хокуклы кешеләр булган очракта да, юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килми", - диде Шакир Яһудин. Аның тәкъдимен депутатлар хуплады.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев