Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәрдекбаш мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади бәйге үтте

Бу авыл җирлегеннән сугышка киткән 475 кешенең бары 198е генә туган якларына әйләнеп кайта. Еллар узган саен ветераннарның сафлары сирәгәя, бүгенге көндә өчесе генә исән-сау. Яңа Сәрдек авылыннан килгән Фоат абый Фәтхрахманов бәйрәмнең кадерле кунагы булды. Ачы сугыш хатирәләрен ул, утырырга теләмичә, баскан килеш сөйләде. Яу кырында ятып калган сугышчан...

Бу авыл җирлегеннән сугышка киткән 475 кешенең бары 198е генә туган якларына әйләнеп кайта. Еллар узган саен ветераннарның сафлары сирәгәя, бүгенге көндә өчесе генә исән-сау. Яңа Сәрдек авылыннан килгән Фоат абый Фәтхрахманов бәйрәмнең кадерле кунагы булды. Ачы сугыш хатирәләрен ул, утырырга теләмичә, баскан килеш сөйләде. Яу кырында ятып калган сугышчан дусларының якты истәлеге хөрмәтенә шулай эшләгәндер ул, дип уйладым. Ветеран, күңеле тулып, ара-тирә күз яшьләрен сөрткәләп алды.

-Без күргәннәрне сезгә кичерергә язмасын, илдә тынычлык булсын, - дип төгәлләде ул сүзен. Җирлек башлыгы Айнур Гәрәев аңа рәхмәт сүзләре белдереп, истәлекле бүләк тапшырды.

Шуннан соң сүз авыл үзешчәннәренә бирелде. Җиде яшьтән ятим калып, әнисенең апасы тәрбиясендә үскән, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен белгән сугыш чоры баласы Флера апа Гыйниятуллина үзенең "Сугыш кайтавазы" дигән шигырен укыганда күңелләр тетрәнде. Сәрдекбаш авылы мәдәният йортына берничә ай элек кенә сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнгән Алексей Яковлев оештырган "Сүнмәс дәрт" фольклор ансамбле чыгышы тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде. Аның "День Победы" җырын башкаруын тыңлаганда бик дулкынландым. Афәрин, булдыра Алексей! Безнең җирлек өчен чын хәзинә ул. Бу коллективтагы апаларны исә гомер көзенә басарга җыенучылар дип һич әйтмәссең.

-Безне сәхнә яшәртте, - дип елмая алар.

"Тамчыгөл" бию коллективын да, башка чыгыш ясаучыларны да халык бик яратып кабул итте.

Сәрдекбаш, Тырыш, Яңа Сәрдек авылларының мәдәният йортлары җитәкчеләре әзерләгән бу концерттан халык канәгать калды.

Фәридә ХИСАМОВА

фото: http://орел-регион.рф/5876-v-orlovskoy-oblasti-razrabotana-oficialnaya-simvolika-prazdnovaniya-70-letiya-pobedy-v-orlovsko-kurskoy-bitve.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев