Хәбәрләр

Салават Фәтхетдинов аю биетә: аюы татарча аңламый

Салават Фәтхетдинов социаль челтәрдәге аккаунтында ниндидер зоопарктан видео урнаштырган. "Күңелем ял итә торган урыннарның берсе", - дип язып куйган җырчы. Аю баласын һәм песине кулланучылар да бик яраткан. "Зоопарк ачсагыз, сезнеке булган өчен генә бөтен дөньядан кеше килер иде карарга", - дип язганнар. Салаватның русча сөйләшүен дә ошатмыйча, "Татарчага өйрәтегез...

Салават Фәтхетдинов социаль челтәрдәге аккаунтында ниндидер зоопарктан видео урнаштырган.

"Күңелем ял итә торган урыннарның берсе", - дип язып куйган җырчы.

Аю баласын һәм песине кулланучылар да бик яраткан. "Зоопарк ачсагыз, сезнеке булган өчен генә бөтен дөньядан кеше килер иде карарга", - дип язганнар. Салаватның русча сөйләшүен дә ошатмыйча, "Татарчага өйрәтегез аю балакайны", "Менә хикмәт: аю да татарча аңламый бугай", "Аюны татарчага ойрәтәсе бар, песие, молодец, үзебезнеке!" - дип язганнар.

http://intertat.ru


Нет комментариев