Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районыбыз өлкәннәре Казанга сәяхәткә барды

40 ел эш стажымның 18 елы Казан шәһәренә ярминкәләргә йөреп узды. Әмма шушы еллар эчендә калабызның истәлекле урыннарын күрергә, милли хәзинәләребез белән танышырга насыйп булмады. Лаеклы ялга чыккач та, бу хыялым сүрелмәде. Быел район Пенсия фонды идарәсе безгә бу мөмкинлекне булдырды. Җитәкчесе Әлфинур Сабитова хәерле юллар, исән-сау әйләнеп кайтуыбызны теләп,...

40 ел эш стажымның 18 елы Казан шәһәренә ярминкәләргә йөреп узды. Әмма шушы еллар эчендә калабызның истәлекле урыннарын күрергә, милли хәзинәләребез белән танышырга насыйп булмады.

Лаеклы ялга чыккач та, бу хыялым сүрелмәде. Быел район Пенсия фонды идарәсе безгә бу мөмкинлекне булдырды. Җитәкчесе Әлфинур Сабитова хәерле юллар, исән-сау әйләнеп кайтуыбызны теләп, юлда ашарга кайнар пәрәмәчләр биреп озатып калды.

Сәяхәтебез Казанның үзәгеннән башланды. Шәһәрнең тарихы белән танышкач, истәлекле урыннарның берсе булган Сөембикә манарасына юнәлдек. Бу диварларның бөеклегенә искитәрлек, күпме михнәтләр күреп тә, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәннәр бит алар. Чөнки аны үз эшенең осталары, алдагы буыннарга җитәрлек итеп, бар күңелләрен биреп эшләгәннәр. Элеккене белми торып, яңаны төзеп булмый, шуңа күрә бу хәзинәләрне киләчәктә дә югалтасы түгел, алдагы буыннарга тапшырырга кирәк.

Кайтыр юлыбыз да бик күңелле дәвам итте. Төрле милләт вәкилләре булсак та, бер-беребез белән уртак тел таптык, рәхәтләнеп аралаштык. Кукмарага хәтле ике телдә матур җырлар җырлап кайттык.

Халыкта шундый әйтем бар: "Йөз кат ишеткәнче, бер кат үзең күр", - диләр. Үз милләтеңнең тарихын белү, архитектура һәйкәлләре белән кызыксыну бик кирәкле гамәл. Мондый сәяхәтләр башка истәлекле урыннарга да ешрак оештырылсын иде.

Нәкыйп КӘРИМУЛЛИН, Кукмара

фото: http://www.kazan-day.ru/oficial/?page=10

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев