Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда алып барылучы төзелешләрдә үзара салым акчасын үзвакытында түләүчеләрнең өлеше зур

Район башлыгы Сергей Димитриев: -Мин әлеге программаның кирәкле, файдалы булуын аңлап, аңа үз өлешен кертүчеләргә зур рәхмәтле. Үзара салым акчасы хөкүмәттән дүртләтә артып кайта һәм ул поселок-авылларны төзекләндерүдә зур ярдәм булып тора. Узган ел район буенча җыелган 8 миллион 108 мең сум акчага республика бюджетыннан 30 миллион 393 мең сум...

Район башлыгы Сергей Димитриев:

-Мин әлеге программаның кирәкле, файдалы булуын аңлап, аңа үз өлешен кертүчеләргә зур рәхмәтле. Үзара салым акчасы хөкүмәттән дүртләтә артып кайта һәм ул поселок-авылларны төзекләндерүдә зур ярдәм булып тора. Узган ел район буенча җыелган 8 миллион 108 мең сум акчага республика бюджетыннан 30 миллион 393 мең сум акча кушылды. Шул хисаптан юлларны төзекләндерүгә 24 миллионнан артык, урамнарны яктыртуга 3 миллионга якын, су белән тәэмин итүгә 4 миллион тирәсе, балалар мәйданчыклары төзүгә 3 миллион ярым сум акча тотылды. Ә быел үзара салым җыюда 29 авыл җирлеге һәм Кукмара поселогы катнашып, барлыгы 13 миллион 380 мең 400 сум акча җыелды, республикадан килгән акчалар белән бергә 67 миллион сумны тәшкил итә. Бу акчалар җирлекләрдә юл, урам утларын төзекләндерүгә, янгынга каршы чаралар күрүгә, халыкның ялын оештыруга, спорт корылмалары булдыруга һәм башка җирле мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак.

фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев