Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район ветераннар Советы рәисе бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле пенсионерлар, ветераннар! Район ветераннар Советы сезнең барыгызны да Халыкара өлкәннәр ункөнлеге белән тәбрик итә. Өлкән буын күпне күрде, аларга сугыш ачысын татырга, Җиңүдән соң илне төзекләндерүгә зур көч түгеп эшләргә туры килде. Ачлыкны, ялангачлыкны, хокуксызлыкны үз башларыннан кичерделәр алар. Шулай да күңел көрлеген югалтмадылар. Ветераннарга актив тормыш алып бару...

Хөрмәтле пенсионерлар, ветераннар!
Район ветераннар Советы сезнең барыгызны да Халыкара өлкәннәр ункөнлеге белән тәбрик итә. Өлкән буын күпне күрде, аларга сугыш ачысын татырга, Җиңүдән соң илне төзекләндерүгә зур көч түгеп эшләргә туры килде. Ачлыкны, ялангачлыкны, хокуксызлыкны үз башларыннан кичерделәр алар. Шулай да күңел көрлеген югалтмадылар.
Ветераннарга актив тормыш алып бару хас. Тынгысыз җаннар әле дә җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә уңышлы эшләүләрен дәвам итәләр. Яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр. Гомерләрен тырыш хезмәттә үткәргән, күп авырлыклар кичергән ветераннарыбызның һәркайсына тыныч-имин тормыш, нык сәламәтлек, озын гомер телим. Беребезгә дә мохтаҗлык кичерергә язмасын. Дәүләтебез ярдәмен тоеп, алган пенсияләребезнең игелеген күреп яшәсәк иде.
Мияссәр МАНСУРОВ, район ветераннар
(пенсионерлар) Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев