Район прокуроры Кукмара тегү фабрикасында күчмә кабул итү уздырды (фото)
Россия Федерациясенең Генераль прокуроры Юрий Чайка карары белән һәр айның беренче сишәмбесендә прокуратура органнарында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көне уздырыла. Бу көнне, ягъни бүген, районыбыз эшмәкәрләре, үз эшләрен башлап җибәрергә теләүчеләр, Кукмара районы прокуроры Ришат Шакировка мөрәҗәгать итеп, эшчәнлек барышында килеп туучы проблемалар һәм авырлыклар хакында сөйли алалар.
Прокурор Ришат Шакиров бүген Кукмара тегү фабрикасында булып, күчмә кабул итү уздырды. Үзләренең кием-салымнары белән Татарстанда гына түгел, хәтта Рәсәйдә дә танылу алган фабриканың генераль директоры Рафаэль Голов иң элек җитештерү цехлары белән таныштырды, предприятиенең эшчәнлеге хакында сөйләде. Прокурор фабрикада хезмәт куючылар белән дә очрашты, сорауларга җаваплар бирде. Шулай ук чарада якташыбыз, Россия күләмендә атаклы блогер Нияз Әксанов та катнашты.
Алсу Сәләхетдинова хәбәре, Эльвира МӨБАРӘКШИНА фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев