Хәбәрләр
Район мәшгульлек үзәгендә эшсезләр өчен дәресләр үткәрелде (фото)
Дәресләрдә катнашучылар үзләрен гамәли биремнәр һәм тестлар аша сынадылар.
Район мәшгульлек үзәгендә "Мастерпрофи" оешмасы психологлары белән берлектә югары һәм урта һөнәри белемле эшсезләр өчен социаль җайлашу һәм психологик ярдәм буенча дәресләр үткәрелде. Дәреснең төп темасы - эш бирүче белән әңгәмә иде. Бу күпкырлы тема һәр яктан өйрәнелде: эш бирүчегә шалтыратуның максаты, телефоннан шалтыратуның өстенлекләре һәм кимчелекләре, эш бирүченең шәхсән үзе белән сөйләшүгә әзерләнү һәм әңгәмә вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре, ул бирергә мөмкин булган сорауларга җавап кайтарырга яки үзең сорау бирергә әзер булу һәм башкалар. Яңа эшкә ияләнү мәсьәләсе дә кузгатылды. Дәресләрдә катнашучылар үзләрен гамәли биремнәр һәм тестлар аша сынадылар, мөстәкыйль рәвештә эш эзләү, резюме төзү, үзләрен тәкъдим итү күнекмәләре алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев