Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Наркотик матдәләрне пропагандалаган эшмәкәрләр җаваплылыкка тартылды

Район Эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләре өч шәхси эшмәкәрне наркотик матдәләрне пропагандалаган өчен җаваплылыкка тартты.

Наркотик яисә психотроп матдәләрне, составында наркотик булган үләннәрне пропагандалаучыларны ачыклау максатында, полиция хезмәткәрләре районда күптөрле максатчан рейдлар уздырды. Кием-салым белән сату итүче шәхси эшмәкәрләрнең сәүдә нокталары тикшерелде, дип яза кукмор.16.мвд.рф сайты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча өч шәхси эшмәкәрнең наркотик матдәләрне пропагандалавы ачыкланды, алар Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 6.13 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев