Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәмәшир авылында балалар өчен уен-дәрес үткәрелде

Дәрес балаларда зур кызыксыну уятты, алар бик теләп катнаштылар.

14 июнь көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина мәктәп каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар белән "Белешмә әдәбият" исемле дәрес үткәрде. Аның максаты балаларны белешмә әдәбият белән таныштыру иде. Дәрес "Мәктәп","Машина һәм җәяүле", "Адәм", "Тылсымчы" тукталышларыннан торды.

Балаларга презентация күрсәтелде һәм "белешмә әдәбият" төшенчәсе аңлатылды, кызыксындырган материалны мөстәкыйль эзләргә өйрәтү оештырылды, китапка һәм китапханәгә хөрмәт хисе тәрбияләнде.

Дәрес балаларда зур кызыксыну уятты, алар бик теләп катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев