Кукмаралыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
29 сентябрьдә, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында район нотариуслары, прокуроры һәм адвокатлары тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча бердәм көн үткәрелә. Әлеге чара Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15, 1 кат, "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә узачак.
Кабул итү графигы:
8.00дән 10.00 сәгатькә кадәр нотариус Вәлиев Рафил Кавый улы;
10.00нан 12.00 сәгатькә кадәр Вәлиева Рәйсә Наил кызы;
12.00дән 14.00 сәгатькә кадәр суд приставларының начальник урынбасары Зәйнәгетдинов Радик Рәсүл улы;
14.00тән 16.00 сәгатькә кадәр район прокурорының ярдәмчесе Зәйнетдинов Рамил Шамил улы.
Белешмәләр өчен телефон 2-65-14.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев