Зыян күрүче район үзәк дәваханәсенә озатылган
12 ноябрь көнне төнге сәгать икеләр тирәсендә Кукмарада илле яшьлек ир-ат үзенең йортының ишегалдында, бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, низаг чыгып, кырык яшьлек танышының корсагына пычак белән кадый. Зыян күрүче район үзәк дәваханәсенә озатыла. Ә пычак белән кадаучы район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
Нет комментариев