Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада районкүләм “Уйнагыз, гармуннар” дигән фестиваль-конкурс гөрләде (фото)

Шәһәребезнең Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында гармунчыларның районкүләм "Уйнагыз, гармуннар" дигән фестиваль-конкурсы узды. Иң өлкән гармунчылар Кукмарадан Раузит абый Хуҗин, Дусай авылыннан Әбүзәр абый Шигабиевлар булса, иң яшь гармунчы Байлангардан Булат Гәрәев иде. Бәйгедә Күкшел авылыннан Рамил Хәсәнов җитәкчелегендәге "Агымсу", Кукмарадан Илгиз Зарипов җитәкчелегендәге "Баламишкин", Байлангар авылыннан Васил...

Шәһәребезнең Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында гармунчыларның районкүләм "Уйнагыз, гармуннар" дигән фестиваль-конкурсы узды. Иң өлкән гармунчылар Кукмарадан Раузит абый Хуҗин, Дусай авылыннан Әбүзәр абый Шигабиевлар булса, иң яшь гармунчы Байлангардан Булат Гәрәев иде. Бәйгедә Күкшел авылыннан Рамил Хәсәнов җитәкчелегендәге "Агымсу", Кукмарадан Илгиз Зарипов җитәкчелегендәге "Баламишкин", Байлангар авылыннан Васил Абдуллин җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле, Мәмәмшир авылыннан Харис Халиуллин һәм Басыйр Шаяхкәмов башкаруында гармунчылар дуэты чыгыш ясады. Бәйгедә ансамбльләр генә түгел, авыл җирлекләреннән килгән аерым башкаручылар да көч сынашты. Ял паркы кич дәвамында тальян, баян моңнарыннан тынып тормады. Конкурс нәтиҗәләре буенча лауреат һәм дипломантлар билгеләнде.

Римма Сәләхетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев