Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада мошенниклар бер әбине алдаган

Шушы көннәрдә район Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә һәм авылда яшәүче өлкән әнисенең таныш түгел ике ир кешедән 9500 сумга массаж ясау җайланмасы сатып алганын әйтә. Полиция хезмәткәрләре, әлеге авылга барып, 87 яшьлек пенсионер ханым белән сөйләшәләр. Әлеге аппаратның бернинди дә дәвалау үзлегенә ия булмавы ачыклана....

Шушы көннәрдә район Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә һәм авылда яшәүче өлкән әнисенең таныш түгел ике ир кешедән 9500 сумга массаж ясау җайланмасы сатып алганын әйтә. Полиция хезмәткәрләре, әлеге авылга барып, 87 яшьлек пенсионер ханым белән сөйләшәләр. Әлеге аппаратның бернинди дә дәвалау үзлегенә ия булмавы ачыклана. Хәзерге вакытта алдау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең эзенә төшү өчен тикшерү эшләре бара, дип яза район Эчке эшләр бүлеге сайты.

Мондый хәлләргә юлыкмас өчен өйгә таныш түгел кешеләрне кертергә, чит-ятлар белән финанс мәсьәләләре хакында сөйләшергә ярамый. Үзләрен социаль хезмәткәр яисә башка төр служба вәкиле дип таныштыручыларның документларын тикшерү зарур. Нидер сатып алганчы туганнар, күршеләр һәм якыннар белән киңәшләшергә кирәк. Шик туган очракта "112", "02", яисә 2-70-80 телефоннары аша хәбәр итү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев