Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада Коръән укучылар бәйгесендә 2 яшьлек балалар да катнашты

Шушы көннәрдә Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Коръәнне яттан белү осталыгын күрсәтергә 155 кеше килгән. Шунысы игътибарга лаек: 7 яшькә кадәрге балалар арасындагы төркемдә катнашучылар арасында ике яшьлек балалар да булган. Алар - Вахит авылыннан Сөләйман Сәмигуллин һәм Югары Казаклар авылыннан Мәрьям Вәлиуллина. Иң өлкән катнашучылар да аерым билгеләп...

Шушы көннәрдә Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Коръәнне яттан белү осталыгын күрсәтергә 155 кеше килгән.

Шунысы игътибарга лаек: 7 яшькә кадәрге балалар арасындагы төркемдә катнашучылар арасында ике яшьлек балалар да булган. Алар - Вахит авылыннан Сөләйман Сәмигуллин һәм Югары Казаклар авылыннан Мәрьям Вәлиуллина.

Иң өлкән катнашучылар да аерым билгеләп узылган: ирләр арасында - Мамадыш районы Олыяз авылыннан Мәгъсүм Нәсыйбуллин (79 яшь) һәм Кукмара бистәсеннән Габделәхәт Хәйретдинов (78 яшь), ә хатын-кызлар арасында - Купка авылыннан Нәкыя Зарипова (69 яшь) һәм Кукмарадан Миңсылу Бәдретдинова (68 яшь) иң өлкән катнашучы булып танылган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев