Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада иртәгә ”Зур этнографик диктант” акциясе узачак

4 октябрьдә барлык төбәкләрдә дә "Зур этнографик диктант" бөтенроссия акциясе узачак. Анда 15 яшьтән өлкәнрәк булган, рус телен белгән һәркем катнаша ала. Диктант кешеләрнең милләтләр турында белем дәрәҗәсен ачыклау, милләтара мөнәсәбәтләргә игътибарны арттыруда ярдәм итәчәк. Акциядә үзен сынаучылар билгеле бер вакыт эчендә 30 сораудан торган тест биремнәренә җаваплар бирергә тиеш...

4 октябрьдә барлык төбәкләрдә дә "Зур этнографик диктант" бөтенроссия акциясе узачак. Анда 15 яшьтән өлкәнрәк булган, рус телен белгән һәркем катнаша ала. Диктант кешеләрнең милләтләр турында белем дәрәҗәсен ачыклау, милләтара мөнәсәбәтләргә игътибарны арттыруда ярдәм итәчәк.

Акциядә үзен сынаучылар билгеле бер вакыт эчендә 30 сораудан торган тест биремнәренә җаваплар бирергә тиеш булалар. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында акциядә катнаша алмаучылар өчен көндезге сәгать бердә "Зур этнографик диктант"ның сайтында www.mirento.ru онлайн-тестлаштыру оештырыла.

Диктант нәтиҗәләре 4 ноябрьдә акция сайтында урнаштырылачак.

Районыбызда исә "Зур этнографик диктант" акциясе Кукмара беренче гимназиясендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев