Кукмарада Эстония делегациясе булып китте (фото)
Кичә районыбызга Эстониянең Таллин шәһәреннән 25 кешелек делегация килгән иде. Алар Княгор, Поч.Кучук, Синәр авылларында яшәүче марилар белән очрашып, аларның тормыш-көнкүрешләре белән таныштылар. Шулай ук кунаклар Княгордагы изгеләр аланлыгында да булдылар, Поч.Кучук мәктәбендә укучылар һәм укытучылар белән аралаштылар, Кукмара төбәкне өйрәнү музеена экскурсия ясадылар, киез итек-киез комбинаты кибетенә керделәр. Кичке...
Кичә районыбызга Эстониянең Таллин шәһәреннән 25 кешелек делегация килгән иде. Алар Княгор, Поч.Кучук, Синәр авылларында яшәүче марилар белән очрашып, аларның тормыш-көнкүрешләре белән таныштылар. Шулай ук кунаклар Княгордагы изгеләр аланлыгында да булдылар, Поч.Кучук мәктәбендә укучылар һәм укытучылар белән аралаштылар, Кукмара төбәкне өйрәнү музеена экскурсия ясадылар, киез итек-киез комбинаты кибетенә керделәр. Кичке якта исә Поч.Кучук клубында ансамбльләр катнашында зур концерт оештырылды.
-Без Таллин шәһәрендә фин-угыр халыкларының тормышын, йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнәбез. Елга бер тапкыр кайсы да булса төбәккә барабыз. Бу юлы исә Татарстанга килергә булдык. Бик ошаттык. Парижга өч тапкыр барып кайтырлык чыгым китсә дә, бирегә тагын бер тапкыр кайтыр идек әле. Кунакчыл, ачык йөзле, тәмле телле кукмаралыларга зур рәхмәт, - диделәр алар сәфәр соңында.
Эстония кунаклары белән очрашу хакындагы язма белән район газетасының алдагы саннарының берсендә таныша алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев