Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара мәдрәсәсендә “Ислам – тынычлык дине” дигән темага лекция үткәрелде

Кукмара мәдрәсәсендә кичке бүлек шәкертләренең гомуми җыелышы үткәрелде. Җыелыш башында укучылар алдында район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев "Дини гыйлем алуның фазыйләтләре" дигән темага вәгазь сөйләде.

Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте игълан иткән "Экстремизмга - юк!" дип исемләнгән айлык кысаларында мәдрәсә мөгаллиме Рифат хәзрәт Ибраһимов "Ислам - тынычлык дине" дигән темага лекция сөйләде. Үз чыгышында ул "ислам" төшенчәсенең "тынычлык, иминлек, сәламәтлек" кебек мәгънәләргә ия булуын әйттеп китте һәм Аллаһ илчесе Мөхәммәд (с.г.в.с.) миһербанлык, гаделлек һәм күркәм әхлак үрнәге булуы турында сөйләде. "Пәйгамбәребезгә карап, ихласлы мөселманнар беркайчан да рәхимсез, аяусыз һәм кырыс булмады һәм башкаларга зыян китерүдән бик сакланды. Коръән аятьләреннән һәм хәдисләрдән ислам көчләү һәм террор түгел, ә тынычлык дине булуы аңлашыла", - диде Рифат хәзрәт.

Җыелышны дәвам итеп, мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин җыелышта булучыларга файдалы, бәрәкәтле гыйлемнәр, сабырлык һәм сәламәтлек теләде, шәкертләрне уку программасы белән таныштырды һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев