Кошлар да авырый. Грипп белән
Мондый күңелсез хәлдә калмас өчен ветеринария берләшмәсендә теркәлгән шәхси эшмәкәрләрдән, хуҗалыклардан гына кош-корт сатып алырга кирәк
Май башында Лаешта кош гриппы табылуы турында мәгълүмат чараларында хәбәр ителгән иде. Шуннан соң Балык Бистәсе, Норлат, Ютазы районнарында да әлеге авыру очраклары теркәлде. Шушы көннәрдә Теләче районының бер шәхси хуҗалыгында да күпләп кош-кортлар үлә башлаган, тикшерүләр нәтиҗәдә кош гриппы вирусы булуы ачыклаган.
- Кошларда була торган әлеге вируслы чир күбрәк күчмә кошлар белән кайта. Аның инкубация чоры 20-30 сәгатьтән алып, ике тәүлеккә кадәр дәвам итә. Ул кошның ашкайнату, сулыш органнарын зарарлый һәм кош үлә, - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин бу авыру турында. - Теләчедә бер шәхси хуҗалык чебиләр сатып алган булган. Әмма кош-кортларының барысы да үлеп беткән. Хуҗа бу турыда тиешле органнарга хәбәр итмичә, аларны җиргә күмеп тә куйган. Шуннан соң яңадан каз бәбкәләре сатып алган, тора-бара алардан да колак каккан, ягъни бәбкәләре дә үлгән. Хуҗа кеше шуннан соң гына кош-корт үләксәләрен лабораториягә алып барып тикшертергә уйлаган һәм нәтиҗәдә кош гриппы булуы ачыкланган.
Вирус белән зарарланган очракта авыру кошлар ашамый башлыйлар, хәлсезләнәләр, башларын күбрәк аска салындырып утыралар, еш сулыйлар, ди белгечләр. Шулай ук эчләре китү күзәтелә, тизәкләре көрән-яшькелт төстә була, гәүдәләре тартыша икән. Шунысы куркыныч - әлеге авыру дәваланмый, вирусның таралуын булдырмау өчен чирле кош-кортны юк итәләр һәм ул урынны дезинфекциялиләр, ә хуҗалыкта карантин игълан ителә.
-Мондый күңелсез хәлдә калмас өчен ветеринария берләшмәсендә теркәлгән шәхси эшмәкәрләрдән, хуҗалыклардан гына кош-корт сатып алырга кирәк. Районда кош белән сату итүчеләр күп, бүгенге көндә шуларның сигезе бездә теркәлү узган, - ди Рифат Кәримуллин. - Алар чит төбәкләрдән товар алып кайткан очракта бездән рөхсәт кәгазе алырга һәм товарны ветеринар яктан имин район һәм өлкәләрдән генә алып кайтырга тиеш. Кош-кортны саткан урыннан ветеринария таныклыклары бирелә. Сатып алучыларга кошларны ун көн дәвамында хуҗалыкта аңа кадәр булган тавык-чебиләр янына кушарга ярамый, аерым урыннарда тотарга, игътибарлы булырга кирәк. Әгәр яңа сатып алынган кош-кортта авыру билгеләре күренсә яисә алар үлә башласа, ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итү сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев