Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Көндезге күзәтчелек отряды” хәрби-патриотик юнәлештәге смена үз эшен төгәлләде (фото)

Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" лагерендә ун көн дәвамында "Көндезге күзәтчелек отряды" хәрби-патриотик юнәлештәге смена эшләде. Район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәрдаим балалар белән булды.

Комплекслы программа нигезендә эшләгән сменада патриотик тәрбия бирү, хәрби һәм спорт әзерлегенә аеруча зур игътибар бирелде. Шулай ук егет-кызлар автоматтан төз ату, тигез сафларда йөрү, кул сугышы буенча да үзләренең осталыкларын чарлады, юл йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен искә төшерде. Полиция хезмәткәрләре лагерьда ял итүчеләр белән төрле хокук бозуларга багышланган кисәтү әңгәмәләре уздырды, спорт ярышлары оештырды.

Сменаның ябылу тантанасында район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев катнашып, егет-кызларга үзенең изге теләкләрен ирештерде. Яшь патриотлар күрсәтмә чыгышлар әзерләгәннәр иде. Төрле конкурсларда җиңү яулаучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды, дип яза кукмор.16.мвд.рф сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев