Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Күкшел егетләре» фильмы «Горький fest» кинофестивалендә катнаша

«Күкшел егетләре» - Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясенә төшерелгән этнографик документаль фильм. (Казан, 12 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Салават Юзеевның «Күкшел егетләре» документаль фильмы «Горький fest» Россия киносы фестивалендә катнаша. Бу хакта хәбәрне «Татар-информ» хәбәрчесенә кинокартинаның продюсеры Марина Галицкая раслады. "Фильмны режиссер Салават Юзеев тәкъдим итә. Конкурс программасы безнең фильмнан башлана",...

«Күкшел егетләре» - Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясенә төшерелгән этнографик документаль фильм.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Салават Юзеевның «Күкшел егетләре» документаль фильмы «Горький fest» Россия киносы фестивалендә катнаша. Бу хакта хәбәрне «Татар-информ» хәбәрчесенә кинокартинаның продюсеры Марина Галицкая раслады. "Фильмны режиссер Салават Юзеев тәкъдим итә. Конкурс программасы безнең фильмнан башлана", - диде ул.

Искәртеп узабыз, «Горький fest» беренче заманча Россия киносы фестивале Түбән Новгород шәһәрендә 19-22 июльдә үтә. Фильмның президенты - Россиянең атказанган артисты, кино һәм театр актеры Михаил Пореченков. Фестивальгә тулы һәм кыска метражлы нәфис фильмнар, документаль фильмнар катнаша. Фестиваль беренче тапкыр үтә һәм ел саен үткәрелә торган профессиональ фестиваль булыр дип күзаллана.

«Күкшел егетләре» - Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясенә төшерелгән этнографик кинокартина. Биредә Кукмара районының Күкшел авылында сакланып калган Сөрән салу яки Рекрут йоласы сурәтләнә. Фильмны төшерү төркеме Күкшел авылына йола үткәрелгән көнне кайткан, йоланы төшергән, йола барышында егетләр һәм авыл кешеләре белән сөйләшкән. Егетләр башкарган рекрут җырларының текстлары да бирелгән. Фильмның премьерасы 2017 елның 1 апрелендә Камал театрында булды.

"Рекрут йоласы - Нократ татарларына, ягъни Вятка буенда яши торган татарларга хас йолаларның берсе. Этнографик хезмәтләрдә ул Сабантуй алды йоласы буларак бара. Әмма ул чиста Сабантуй алды йоласы гына түгел. Бу алар белән күрше булып яшәгән мари, бигрәк тә, удмурт халыкларында да бар - аларның уртак бәйрәмнәре", - дип сөйли йола турында Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова. Әлеге йола турында Салават Юзеевка да Фәнзилә Җәүһәрова сөйләгән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев