Казанда туп ядрәсе тапканнар
5 кг авырлыктагы ядрә кайчандыр көпшә зарядлы туптан ату өчен кулланылган. Диспетчер хезмәтенең 112 бердәм номерына Казанда Лагерь урамындагы 83 йорт янында туп ядрәсе табылуы турында хәбәр ителгән, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Ашыгыч хезмәтләр табылдыкны караган. Ул көпшә зарядлы туптан...
5 кг авырлыктагы ядрә кайчандыр көпшә зарядлы туптан ату өчен кулланылган.
Диспетчер хезмәтенең 112 бердәм номерына Казанда Лагерь урамындагы 83 йорт янында туп ядрәсе табылуы турында хәбәр ителгән, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Ашыгыч хезмәтләр табылдыкны караган. Ул көпшә зарядлы туптан ату өчен кулланыла торган 5 кг авырлыктагы ядрә булып чыккан. Тарихи табылдык куркыныч тудыра торган булмаган, аны Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре алып киткән.
Интернеттагы чыганаклар буенча, көпшә зарядлы туптан ату өчен ядрәләр 1493 елда корычтан коела башлаган, ә 1853 елда тулысынча туп ядрәсе белән алмаштырылган. Табылдык 500 ел элек коелган булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев