Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Юмья авылында яшәүче Ольга Рамазановага 95 яшь тулды (фото)

-Туу турындагы таныклыгында 20 октябрь дип язылган булса да, чынлыкта ул 14 октябрьдә дөньяга килгән, шуңа күрә туган көннәрен шушы көндә билгеләп үтәбез, - ди якыннары. Ольга Петровна - сугыш ветераны. Ул чолганышта калган Ленинградта хәрби заводны дошман самолетлары һәҗүменнән саклауда катнашкан. Завод өстенә бомба ташларга комачаулык тудыру өчен һавага...

-Туу турындагы таныклыгында 20 октябрь дип язылган булса да, чынлыкта ул 14 октябрьдә дөньяга килгән, шуңа күрә туган көннәрен шушы көндә билгеләп үтәбез, - ди якыннары.

Ольга Петровна - сугыш ветераны. Ул чолганышта калган Ленинградта хәрби заводны дошман самолетлары һәҗүменнән саклауда катнашкан. Завод өстенә бомба ташларга комачаулык тудыру өчен һавага аэростатлар күтәргәннәр, Ольга Петровна аларны газ белән тутырып торучы булган. Кыз шул заманның барлык авырлыкларын күргән. Аның сөйләгәннәрен күз яшьләрсез тыңлап булмый.

Ольга Рамазанова "Батырлык өчен", "Ленинград оборонасы өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң ул фронттан кайткан күрше егете, офицер Николай Рамазанов белән тормыш корып, җиде бала - биш ул, ике кыз үстергәннәр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше инде күптән вафат. Хәзерге көндә Ольга Петровнаның 23 оныгы, 31 оныкчыгы бар.

Ветеранны олуг юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева тәбрик иттеләр, аңа Россия Президентының котлау открыткасын һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев