Җиңел машина белән фура бәрелешү нәтиҗәсе 48 яшьлек шофер өчен аяныч тәмамлана
Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү-Уфа юлының 763нче километрында килеп чыккан.
(Казан, "Татар-информ"). Югары Ослан районында җиңел машина Казахстан номерлары белән булган фура белән бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә кич Мәскәү-Уфа юлының 763нче километрында "Лада" каршы як полосага чыгып, Казахстан номерлары белән "ДАФ" фурасына маңгайга-маңгай бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында 48 яшьлек җиңел машина хуҗасы Казан хастаханәсенә озатылган.
Һәлакәт урынында 122, 8нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полиция һәм медицина хезмәткәрләре эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев