Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиде район иҗатчыларын берләштергән “Ызандашлар” төркеменә бер яшь тула

Биредә бүгенгә Казан артының 28 каләм тибрәтүчесе исәпләнә. Казан артының җиде район иҗатчысын берләштергән "Ызандашлар" төркеменә август аенда бер яшь тула. Аны Арчада яшәп иҗат итүче шагыйрь, прозаик Зиннур Тимергалиев оештырып җибәрә. "Ызандашлар" төркемендә бүгенгә барлыгы 28 кеше исәпләнә. Каләмдәш-ызандашлар арасында Әтнәдән - Сүрия Мингатина, Гөлүсә Батталова, Балтачтан - Гүзәлә,...

Биредә бүгенгә Казан артының 28 каләм тибрәтүчесе исәпләнә.

Казан артының җиде район иҗатчысын берләштергән "Ызандашлар" төркеменә август аенда бер яшь тула. Аны Арчада яшәп иҗат итүче шагыйрь, прозаик Зиннур Тимергалиев оештырып җибәрә.

"Ызандашлар" төркемендә бүгенгә барлыгы 28 кеше исәпләнә. Каләмдәш-ызандашлар арасында Әтнәдән - Сүрия Мингатина, Гөлүсә Батталова, Балтачтан - Гүзәлә, Флера Габдуллина, Салиха Гаязова, Алмаз Әхмәтгалиев, Кукмарадан - Мәгефүр Закиров, Теләчедән - Айгөл Имамиева, Гөлзилә Гафурова, Арчадан Факия Шәрәфетдинова, Марсель Шарапов, Биектаудан Зөһрә Хәкимуллина һәм башка иҗатчылар бар.

Төркемнең җитәкчесе Зиннур Тимергалиев сүзләренчә, оешманың эшчәнлеге, беренче чиратта, профессиональ тәнкыйтьтән гыйбарәт. "Иҗатчыларның шигырьләре нокта, өтергә кадәр тикшерелә. Темалар сайлаганда бертөрлелектән качу, темалар алышу өчен төрле бәйгеләр үткәрәбез. Көчле бәхәсләр бара", - ди ул. Төркем җитәкчесе фикеренчә, "профессионал шагыйрьләр тарафыннан тәнкыйть кирәк. Язучылар әдәби берләшмәләргә очрашуларга кайта. Алар үз киңәшләрен бирә. Үсәргә, камилләшергә, өйрәнергә теләгән иҗат ияләре өчен бу гына җитми, аларга беренче чиратта җентекле тәнкыйть кирәк.

"Арча хәбәрләре" язып чыкканча, төркемдәшләрнең ике тапкыр очрашуы да булырга өлгергән. Төркемгә керергә теләк белдерүчеләр булса, яшь буенча чикләүләр юк, әмма таләпләргә туры килергә кирәк. Төркемнең активы андыйларның иҗатын тикшерә, шигырьләр мәгънәле булса, рифмага туры килмәсә дә кабул итәләр.

Төркем җитәкчесе белдерүенчә, биредә кешегә ачылып китәргә мөмкинлек бирелә, халык арасына чыгарга, язучылар белән очрашырга ярдәм күрсәтелә.

"Матбугат.ру" "Ызандашлар"га аерым рубрика биргән. Аны Әтнәдән Сүрия Мингатина алып бара. Яхшырак дип табылган иҗат җимешләрен шунда чыгаралар.
"Ызандашлар"ның киләчәккә планнары да бар: төркемнең гимнын, шигырьләр җыентыгын чыгарырга җыеналар. Җиде районнан талантлы иҗатчыларны барлыйлар, берәрсен булса да профессионал язучы дәрәҗәсенә күтәрергә ният итәләр. Төркем оешуга бер ел булу уңаеннан, ызанлылар август аенда "Башваткыч"та катнашачак.

Рәсемдә: "Ызандашлар" активы (сулдан уңга) - Марсель Шарапов, Сүрия Мингатина, Зиннур Тимергалиев, Факия Шәрәфетдинова, Зөһрә Хәкимуллина Татарстан Язучылар берлеге бинасы янында.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев