Фото: Балтач районындагы авариядә пикап шоферының гомере өзелгән
Кичә иртән Казан-Малмыж трассасында юл-транспорты һәлакәте булды.
Балтач районында булган җитди юл һәлакәтендә пикап шоферының гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Кичә иртән Казан - Малмыж трассасының 92нче чакрымында «Ниссан Кашкай» һәм «Иж 2717» машиналары бәрелеште. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле юл читенә очкан, ә пикапның кабинасы тулысынча җимерелгән.
Авариядә «Иж 2717» машинасының 48 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, ә чит ил автомобиле шоферын Арча Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр.
Һәлакәт булган урында 110нчы янгын-коткару часте, 4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм табиблар эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев