Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Cыерлар көтүен «КАМАЗ»дан вәхшиләрчә бушатканнар (видео)

Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге хәл Иске Иштирәк авылындагы "Лениногорск" агрофирмасы бүлеге территориясендә килеп чыккан.

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Интернет челтәрендә Лениногорск районында «КАМАЗ» йөк машинасыннан сыерларны бушатуы видеосы барлыкка килде.

Роликта терлекләр өчен махсус урынга килеп баскан йөк машинасының ачык ян ягыннан сыерларны вәхшиләрчә төшерүе күренә, алар берсе өстенә берсе төшәләр, тиз генә торып китә алмыйлар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге хәл Иске Иштирәк авылындагы "Лениногорск" агрофирмасы бүлеге территориясендә килеп чыккан.

Искәртеп үтик, мөгезле эре терлекне күчерү өчен махсус трап каралган, ул терлекләрне куркынычсыз рәвештә төяү һәм бушату өчен булдырылган.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Интернетта Лениногорк районында «КАМАЗа»дан кырга вәхшиләрчә сыерлар көтүен бушаткан видеоролик барлыкка килү белән бәйле тикшерү үткәрергә йөкләгән, дип хәбәр итте «Татар-информ»га республика прокурорының өлкән ярдәмчсе Руслан Галиев.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, мөгезле эре терлекне автотранспортта күчерү кагыйдәләренә бәйле закон таләпләрен үтәүгә, шулай ук күчерелүче терлекләрнең иминлеген тәэмин итү өчен җавап биргән вазыйфаи затларның гамәлләренә юридик бәя биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Cыерлар көтүен «КАМАЗ»дан вәхшиләрчә бушатканнар (видео)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk