Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чылбырлы трактор урамны бозып йөри башлады (сорау-җавап)

Үткән ел үзкертем акчасына Чишмәбаш авылының Яшьләр урамында юл төзекләндерелде. Озак та үтмәде, көз айларында ук өч чылбырлы трактор урамны бозып йөри башлады. Бу турыда район башлыгы урынбасары Равия Каримуллинага әйткәннән соң гына туктадылар. Быел тагын шул хәл башланды - чылбырлы тракторлар юлны бозалар. Җирлек башлыгына бу турыда әйтелде, әмма...

Үткән ел үзкертем акчасына Чишмәбаш авылының Яшьләр урамында юл төзекләндерелде. Озак та үтмәде, көз айларында ук өч чылбырлы трактор урамны бозып йөри башлады. Бу турыда район башлыгы урынбасары Равия Каримуллинага әйткәннән соң гына туктадылар. Быел тагын шул хәл башланды - чылбырлы тракторлар юлны бозалар. Җирлек башлыгына бу турыда әйтелде, әмма ул мине тыңламыйлар дип җавап бирде. Юкса, бакча башыннан менә дигән грунт юл бар, аннан чылбырлы трактор белән дә йөрергә була. Халык акчасына төзелгән юлны үзебез үк җимергәч, урамнарыбызда беркайчан да яхшы юллар булмас бит.

Раиф ФӘЙЗУЛЛИН, Чишмәбаш авылы

Әлеге хатка Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис ФӘТТӘХОВ җавап бирә:

-Чишмәбаш авылының Яшьләр урамы берьяклы гына урам санала, ә каршы якта Үзәк урамда яшәүчеләрнең бәрәңге бакчалары урнашкан. Әлеге җир хуҗаларына бакчаларын эшкәртү өчен Яшьләр урамы аша йөрергә туры килә, чөнки башка җирдән керер урын юк. Шуның өчен Яшьләр урамына юл салынган вакытта бакчаларга техника белән керү өчен урын калдырылды. Бакча хуҗалары нәкъ менә шул юлдан файдалана да.

Әлеге хат авторы белән минем арада бу турыда бернинди дә сөйләшү булмады, ул миңа мөрәҗәгать итмәде. Без җирлектәге башкарыла торган барлык эшләрдән дә хәбәрдар булырга һәм килеп туган мәсьәләләрне үзвакытында хәл итәргә тырышабыз, шуңа күрә сораулар туган вакытта турыдан-туры җирлек башлыгына мөрәҗәгать итү дөресрәк булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев