Чарлы һәм Кәркәүч авыл җирлекләрендә халык җыеннары үткәрелде (+фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары кичә Чарлы һәм Кәркәүч авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыклары Илшат Нәҗмиев, Илсур Вәлиев хисаплары, участок инспекторы Виталий Кусаев һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы...
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары кичә Чарлы һәм Кәркәүч авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыклары Илшат Нәҗмиев, Илсур Вәлиев хисаплары, участок инспекторы Виталий Кусаев һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырылды. Юллар ремонты, мәктәп, балалар бакчаларын төзекләндерү, маршрут автобусларының йөреше һәм башка халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде. Шулай ук җирле халык үткән ел башкарылган эшләр өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен дә ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев