"Чакара" удмурт фестивален уздыру урыны үзгәрде
Бәйрәм күппрофильле лицейда оештырыла Удмурт халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатында 8 июльдә Кукмарада "Борынгы удмурт җырлары "Чакара" дигән регионара фольклор фестивале узачак. Фестивальдә Удмуртия, Башкортостан, Татарстан, Марий Эл, Коми республикалары, Пермь крае, Свердловск һәм Томск өлкәләре, Ханты-Мансийск, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләренең удмурт фольклор коллективлары катнаша. Программада: катнашучылар һәм...
Бәйрәм күппрофильле лицейда оештырыла
Удмурт халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатында 8 июльдә Кукмарада "Борынгы удмурт җырлары "Чакара" дигән регионара фольклор фестивале узачак.
Программада: катнашучылар һәм чакырылган коллективларның чыгышлары, иҗади һәм интерактив мәйданчыклар эшләячәк.
Барлык коллективларга да фестивальнең катнашучы дипломы һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак.
Фестивальнең рәсми ачылу тантанасы сәг. 11.00дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев