Бүгенге көндә Кукмарадан 85 егет армия хезмәте уза
Район хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, көзге чакырылышта Кукмара районыннан сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган 85 егет хәрби хезмәткә алынды. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, "В", "С" категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган. Егетләребез бүгенге көндә Калининград, Уссурийск, Самара, Саратов, Мурманск, Мәскәү...
Район хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, көзге чакырылышта Кукмара районыннан сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган 85 егет хәрби хезмәткә алынды. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, "В", "С" категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган.
Егетләребез бүгенге көндә Калининград, Уссурийск, Самара, Саратов, Мурманск, Мәскәү арты һәм башка хәрби частьләрдә армия хезмәте узалар.
-Район башлыгы Сергей Димитриев узган ел көз көне Мәскәү артындагы Наро-Фоминск һәм Адлер шәһәрләрендәге хәрби частьләрдә булып кайтты. Ике арада шефлык элемтәләре турындагы килешү төзелде. Язгы чакырылышта максатчан рәвештә районыбыз егетләрен әлеге хәрби частьләргә дә җибәрә алырбыз дип ышанам, - ди район хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм хезмәткә чакыруны оештыру бүлеге начальнигы Наил Гаптрәүпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев