Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балыклыда яшәүче Кәнҗибану апаны якташыбыз Римма Ратникова юбилее котлады (фото)

Балыклы авылында яшәүче Гарипова Кәнҗибану Хәбибулла кызына 90 яшь тулды. Юбилярны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина котлады. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.

Шулай ук "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге директоры Роза Фазлыева, "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, юбилярның якыннары һәм туганнары да үзләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр.

Кәнҗибану апа Балыклыда дөньяга килә. Лаеклы ялга чыкканчы күмәк хуҗалыкта эшли. Тормыш иптәше Мансур Гарипов белән биш ул тәрбияләп үстерәләр, дип яза "Хезмәт даны". Кызганычка каршы, Мансур әфәнде инде безнең арада юк. Кәнҗибану апа 12 оныгы, 13 оныкчыгына куанып гомер итә.

Без, "Хезмәт даны" газетасы редакциясе коллективы да, Гарипова Кәнҗибану Хәбибулла кызын юбилее белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле картлык телибез.

Эльвира Мөбарәкшина. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев